Логотип «Мәйдан» журналы

Россия тарихы дәреслекләрендә татар халкы турында мәгълүмат күбрәк булачак

Россия тарихы дәреслекләрендә татар халкы турында мәгълүмат күбрәк булачак. Фото: Султан ИсхаковБу хакта КФУның Халыкара багланышлар институты директоры Раил Фәхретдинов "Татар-информ”да Татарстанның...

Россия тарихы дәреслекләрендә татар халкы турында мәгълүмат күбрәк булачак.
0111 Фото: Султан Исхаков
Бу хакта КФУның Халыкара багланышлар институты директоры Раил Фәхретдинов "Татар-информ”да Татарстанның тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының II съездына багышланган матбугат конференциясендә җиткерде.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының ел да уза торган съездының максаты татар тарихын укыту белән бәйле проблемалар турында фикер алышу һәм аларны чишү булып тора.
Россия укытучылары ассоциациясенең төбәк бүлеге сәркатибе Илсөя Фокеева игътибарны хәзер мәктәпләрдә укытылучы дәреслекләргә юнәлтте. Чарада катнашучылар фикеренчә, Россия тарихы дәреслекләрендә төбәкләргә аз игътибар бирелә. Фәхретдинов “Россия тарихын төбәкләр аша укыту” яңа проекты турында сөйләде.
“Хәзерге вакытта гомуми тарих дәреслекләрендә төбәкләргә һәм Россиянең төрле субъектларына, аерым алганда, Татарстан Республикасына тиешле игътибар бирелми. Заманча укытуда төп проблемаларның берсе булып шул торадыр, мөгаен. Махсус шуның өчен без татар тарихын тирәнтен өйрәнүгә багышланган яңа басмалар эшлибез. Хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләре өчен 5тән 8 сыйныфка кадәр дәреслекләр язылды һәм хупланды”, - диде спикер.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/28/170514/

Комментарийлар