Логотип «Мәйдан» журналы

Россия сыйфаты Татарстан ипиен иң яхшылар исемлегенә кертмәде

Россия сыйфаты тикшерүләр үткәрү нәтиҗәсендә, Россиядәге ипинең 86 проценты барлык таләпләргә туры килүе ачыкланган.Сыйфат буенча лидерлар исемлеге башында Ставрополь өлкәсе тора. Аннан соң Воронеж һә...

Россия сыйфаты тикшерүләр үткәрү нәтиҗәсендә, Россиядәге ипинең 86 проценты барлык таләпләргә туры килүе ачыкланган.
Сыйфат буенча лидерлар исемлеге башында Ставрополь өлкәсе тора. Аннан соң Воронеж һәм Саратов өлкәләре урын алган. Шулай ук  Ленинград, Тамбов, Чиләбе, Краснодар һәм Владимир өлкәләрендә яхшы сыйфатлы ипи пешерәләр. Кызганыч, Татарстан әлеге исемлеккә кермәгән. Мәскәүдәге ипиләрнең 58 проценты яхшы сыйфатлы, әмма җитешсезлекләр дә күп табылган.
Тикшерү барышында ипидә фосфат, пестицидлар, патоген эзләре булуны, дымлылык, җилемсә күләмен өйрәнгәннәр.
 

Комментарийлар