Логотип «Мәйдан» журналы

Россия спортчылары Олимпия уеннарыннан Мәскәүгә 26 февральдә кайта

Россия җыелмасы спортчылары Пхенчхандагы Олимпия уеннарыннан Мәскәүгә дүшәмбе көнне, 26 февральдә кайтачаклар. Бу хакта “Шереметьево” халыкара аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия олимпия...

Россия җыелмасы спортчылары Пхенчхандагы Олимпия уеннарыннан Мәскәүгә дүшәмбе көнне, 26 февральдә кайтачаклар. Бу хакта “Шереметьево” халыкара аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Россия олимпиячеләре дүшәмбе “ "Шереметьево"” халыкара аэропортының D терминалына 18:00 сәгатьтә кайтып төшәчәк. Спортчыларны каршылау чарасында Россия спорт министры Павел Колобков, Россия Олимпия комитеты башлыгы Александр Жуков, Олимпиадада Россия спортчылар делегациясе җитәкчесе Станислав Поздняков катнаша.
Милләттәшебез Алинә Заһитованы каршы алырга Мәскәү татарларының да баруы көтелә, дип Мәскәү татарлары социаль челтәрләрдә фикер алыша.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар