Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Президенты вәкиле ярдәмчесе Татарстандагы авыл юлын төзәтергә кушты

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Владимир Колчин Татарстан кешесенең мөрәҗәгатен карады һәм Тукай районының Останково һәм Торнаташ авылларына кадәр юл...

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Владимир Колчин Татарстан кешесенең мөрәҗәгатен карады һәм Тукай районының Останково һәм Торнаташ авылларына кадәр юлны ремонтлау һәм карап тоту өчен акча табарга кушты. Бу хакта Россия Президенты һәм Идел буе федераль округы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Президенты Владимир Путинның кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгатендә авылда яшәүче хатын-кыз көзен, кышын һәм язын юлларның начар торышы аркасында мәктәп автобусының имин йөри алмавы проблемасы турында яза.
«Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин  ремонт эшләрен 2020-2021 елларга республика бюджетында финанслау каралачагын әйтте. Владимир Колчин Татарстан хакимияте вәкилләренә быел да, киләсе елда да юлны яхшы хәлдә тоту өчен, чаралар күрергә кушты. Йөкләмә үтәлешен контрольдә тоту эше баш федераль инспекторга йөкләнде», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Кабул итү вакытында Владимир Колчин шулай ук Россия Президентына үтенеч белән мөрәҗәгать иткән Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе кешеләренең берничә мөрәҗәгатен карады.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196972/

Комментарийлар