Логотип «Мәйдан» журналы

«Россия почтасы» казанлыларны яңа ел каникулларында да кабул итәчәк

«Россия почтасы» бүлекчәләре Казанда яңа ел каникулларында үзгәргән расписание буенча эшләячәк. Пенсияләр һәм пособиеләр РФ Пенсия фондының төбәк бүлекчәләре белән килештерелгән график буенча китерелә...

«Россия почтасы» бүлекчәләре Казанда яңа ел каникулларында үзгәргән расписание буенча эшләячәк. Пенсияләр һәм пособиеләр РФ Пенсия фондының төбәк бүлекчәләре белән килештерелгән график буенча китереләчәк.
31 декабрь көнне почта бүлекчәләре якшәмбе графигы буенча эшләячәк. 1, 2 һәм 7 гыйнвар ял көннәре дип игълан ителде, почта хезмәткәрләре почта аша җибәрелгән хатларны һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак.
Әмма 3, 4, 5, 6, 8 һәм 9 гыйнвар көннәрендә барлык почта бүлекчәләре гадәти расписание буенча эшләячәк.
Конкрет бүлекнең актуаль эш графигын сайт аша һәм «Россия почтасы» АҖ мобиль кушымтасында ачыкларга мөмкин, дип хәбәр иттеләр компаниянең матбугат хезмәтендә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/29-12-2021/rossiya-pochtasy-kazanlylarny-ya-a-el-kanikullarynda-da-kabul-it-ch

Комментарийлар