Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Пенсия фонды май аенда пенсияләрне яшәү минимумыннан арттырып түли башлый

Россия Пенсия фонды май аенда пенсияләрне, яшәү минимумыннан арттырып, яңа тәртип буенча түли башлый. Бу хакта, Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренә нигезләнеп, "РИА Новости" хәб...

Россия Пенсия фонды май аенда пенсияләрне, яшәү минимумыннан арттырып, яңа тәртип буенча түли башлый. Бу хакта, Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренә нигезләнеп, "РИА Новости" хәбәр итә.
Топилин апрель аенда яңадан исәпләүләр булачак, ә май аенда турыдан-туры түләүләр башланачак, дип әйткән. Закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан кичә икенче укылышта хупланды, өченчесе 21 мартка билгеләнде. Федерация Советы документны 27 мартта караячак.
Пенсионерларга гариза язарга һәм белешмәләр җыярга туры килмәячәк, чөнки барлык түләүләрне автомат рәвештә уздырачаклар.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/20/182951/

Комментарийлар