Логотип «Мәйдан» журналы

Россия мәктәпләрендә укытучылар өчен психологлар барлыкка килергә мөмкин

Россия мәктәпләрендә укытучылар өчен психологлар булдыруны тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә RT. РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Ольга Васильевага шундый мөрәҗәгать белән Милли ата-аналар комитеты рәисе И...

Россия мәктәпләрендә укытучылар өчен психологлар булдыруны тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә RT. 
РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Ольга Васильевага шундый мөрәҗәгать белән Милли ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец чыккан.
Моның сәбәбе укытучыга югары дәрәҗәдә психологик авырлык килү һәм укытучылар арасында укучыларга карата агрессия очраклары килеп чыгуы белән аңлатыла. Психологлар гиперактив яки игътибар җитмәгән укучылар белән эшләүдә системалы рәвештә дәресләр алып барачак, шулай ук укучылар белән укытучылар арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларны һәм аралашудагы кыенлыкларны җиңәргә булышачак.



Фото: http://fb.ru

Комментарийлар