Логотип «Мәйдан» журналы

Россия мәгариф министры урынбасары Чаллыда мегамәктәпне ачты

Чаллының 65нче микрорайонында яңа мегамәктәп үз ишекләрен ачты. 42нче мәктәпнең тантаналы ачылышы Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Ро...

Чаллының 65нче микрорайонында яңа мегамәктәп үз ишекләрен ачты. 42нче мәктәпнең тантаналы ачылышы Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында узды. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия мәгариф министры урынбасары Чаллыда мегамәктәпне ачты<br>
Яңа микрорайонда күптән көтелгән мәктәп ун ай эчендә төзелде. Парта артына 1206 укучы утырды. Аларның 350се беренче сыйныф укучысы.
Ирина Потехина мәктәпнең җиһазланышын һәм анда эшләүче педагогик кадрларның әзерлеген югары бәяләгән.

Төзелеш эшләренең бәясе 1 млрд 156 млн сум тәшкил иткән. Бина дизайнында төп юнәлеш КАМАЗ темасы булган.
Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы чарада катнашучыларны котлаган һәм мәктәп җитәкчелегенә өстәмә җиһазлар алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырган. Моннан тыш, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе мәгариф учреждениесенә волейбол туплары комплекты бүләк иткән.
Фото: nabchelny.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/02/192697/

Комментарийлар