Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Мәгариф министрлыгы уку елын 1 сентябрьдә көндезге форматта башларга әзерләнә

Россиядә яңа уку елы 1 сентябрьдә көндезге форматта башланырга тиеш. Якын киләчәктә көндезге урта белем форматыннан баш тарту күздә тотылмый, дип белдерде мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко «К...



Россиядә яңа уку елы 1 сентябрьдә көндезге форматта башланырга тиеш. Якын киләчәктә көндезге урта белем форматыннан баш тарту күздә тотылмый, дип белдерде мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко «Комсомольская правда» радиостанциясенә биргән интервьюсында. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.



334


Мәгариф министрлыгы яңа уку елын 1 сентябрьдән дә иртәрәк башларга җыенмый, дип искәртте Глушко.




«Ничек кенә булмасын, без җәйге ялны июль-август айларында оештырырга тиеш. Шунлыктан уку елының 1 сентябрьдә башлануын телисе килә», - диде Глушко.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар