Россия Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдә мәктәптә линейка уздырырга рөхсәт итте
Быел мәктәпләрдә уку елы 1 сентябрьдән башланачак. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. РИА Новости шул хакта язды.«Балалар 1 сентябрьдә килер ди...
Быел мәктәпләрдә уку елы 1 сентябрьдән башланачак. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. РИА Новости шул хакта язды.
«Балалар 1 сентябрьдә килер дип планлаштырабыз. Моны бөтен кеше көтә, традицион линейкалар узачак», — дип әйткән министр.
Кравцов шулай ук укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеген кайгырту өчен, барлык иминлек чараларын кулланырга кирәк булуын әйтте.
Моңа кадәр мәгариф министры 1 сентябрьдә мәктәп линейкасы яңа формада узачак, дип белдерде. Бу Роспотребнадзорның мәгариф оешмаларында 2021 елга кадәр массакүләм чаралар үткәрүне тыюы белән бәйле.
Комментарийлар