Логотип «Мәйдан» журналы

Россия мәдәният министры урынбасары Казанда «Мәдәният» илкүләм проектын тәкъдим итте

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Мәдәният» федераль проектының өстенлекле юнәлешләрен тәкъдим итү булды. Очрашуны, Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Росс...

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Мәдәният» федераль проектының өстенлекле юнәлешләрен тәкъдим итү булды. Очрашуны, Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова җитәкли.
Ул республика шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләрне, барлык муниципалитетларда да, иң ерак торак пунктларда да мәдәни тормыш кардиналь рәвештә яхшы якка үзгәрсен өчен, «Мәдәният» проектының бурычлары белән «бик актив һәм ачык» итеп таныштырырга тәкъдим итте.
Ярилова сүзләренчә, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет Президиумы тарафыннан расланган «Мәдәният» милли проектына өч юнәлеш: «Мәдәни мохит», «Иҗат кешеләре» һәм «Цифрлы мәдәният» кергән.
Ольга Ярилова билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә илкүләм проект нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече россиялеләрнең мәдәният хезмәтләреннән зур канәгатьлек хисе алу булырга тиеш.
«Мәдәният» илкүләм проекты программасында фаразланган саннар нигезендә, 2024 елга мәдәният учреждениеләренә йөрүчеләр саны 15 процентка, цифрлы чыганакларга мөрәҗәгать итүләр саны 5 тапкыр артырга тиеш.
Моннан тыш, проект мәдәни чараларга килүче һәм ил киносына өстенлек бирүче тамашачылар арасында балалар санын арттыруны аерым билгели.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/24/179490/

Комментарийлар