Логотип «Мәйдан» журналы

Россия кызын Вьетнамда гомерлеккә төрмәгә яптылар

28 яшьлек россияле Мария Дапирка Вьетнамда гомерлеккә төрмәгә ябылган. Ул илгә өч килограммнан артык кокаин алып керүдә гаепләнә.Кызны былтыр Хошимин аэропортында тоталар. Наркотик аның чемоданын...

28 яшьлек россияле Мария Дапирка Вьетнамда гомерлеккә төрмәгә ябылган.
 
Ул илгә өч килограммнан артык кокаин алып керүдә гаепләнә.
Кызны былтыр Хошимин аэропортында тоталар. Наркотик аның чемоданында табыла.
Мария кокаин турында берни белмәвен, аның Нигериядән булган егете кемгәдер тапшырырга кушуын белдерсә дә, аңа ышанмыйлар.
Вьетнамда кызга җиңел җәза бирелгән дигән фикердә, чөнки наркотиклар саклау һәм тарату өчен монда үлем җәзасы да каралган.
 
 
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар

Реклама