Логотип «Мәйдан» журналы

Россия җыелмасы тренеры итеп Станислав Черчесов билгеләнгән

Россия футбол берлеге башкарма комитеты (РФС) бүген Россия җыелмасы баш тренеры итеп Станислав Черчесовны раслады. Бу хакта “ТАСС” яза. Фото: eurosport.ru“Черчесов вазифага расланды, аның контракты 20...

Россия футбол берлеге башкарма комитеты (РФС) бүген Россия җыелмасы баш тренеры итеп Станислав Черчесовны раслады. Бу хакта “ТАСС” яза.

1290730-27807431-1600-900 Фото: eurosport.ru
“Черчесов вазифага расланды, аның контракты 2018 елның августына кадәр исәпләнгән”, - дигән РФ Дәүләт Думасы вице-спикеры, РФС башкарма комитеты әгъзасы Игорь Лебедев.
Яңа баш тренер алдына 2018 елгы дөнья чемпионаты ярымфиналына чыгу бурычы куелган.
Баш тренерның хезмәт хакы бер елга 2,6 млн евро тәшкил итәчәк, диелә.

 
 

Комментарийлар