Логотип «Мәйдан» журналы

Россия йолдызлары футбол җыелма командасына багышлап видеоклип төшергән

Россиянең шоу-бизнес йолдызлары Дөнья чемпионатында чыгыш ясаучы футболчыларыбызга багышлап видеоклип төшергән."Өмет мыеклары" ("Усы надежды") бөтенроссия акциясен июнь уртасында "Вечерний Ургант" про...

Россиянең шоу-бизнес йолдызлары Дөнья чемпионатында чыгыш ясаучы футболчыларыбызга багышлап видеоклип төшергән.
"Өмет мыеклары" ("Усы надежды") бөтенроссия акциясен июнь уртасында "Вечерний Ургант" программасының алып баручысы Иван Ургант башлап җибәрде. Тамашачыларга мыек үстереп, социаль челтәрләрдә фотоларын куярга тәкъдим ителде, шулай итеп алар журналистлар һәм җанатарлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылган Россия җыелма командасын, аның баш тренеры Станислав Черчесовны яклап чыкты.
Хәзер челтәрләрдә "Өмет мыеклары" гимны һәм Иван Ургант,  Полина Гагарина, Егор Крид, Леонид Агутин, Григорий Лепс һәм башкалар катнашында төшерелгән видео барлыкка килде.
Исегезгә төшерәбез, кичә Самарада Россия-Уругвай командалары арасында матч россиялеләрнең оттыруы белән тәмамланды. Уругвай футболчылары 3:0 исәбе белән җиңде.
1 июльдә футбол буенча Дөнья чемпионатының 1/8 этабында Россия җыелмасы Испания командасы белән очрашачак. Россия-Испания матчы Мәскәүдәге "Лужники" стадионында була.
 
Фото: www.youtube.com

 
 

Комментарийлар