Логотип «Мәйдан» журналы

Россия интернет форумы Татарстанда узачак

9-10 июньдә Татарстанда “РИФ. Иннополис” исеме белән танылып килүче Россия Интернет Форумы һәм Россиядә компьютерлар өчен операция системасын эшләүче белгечләрнең “OS DAY–2016” конференциясе узачак.Ба...


9-10 июньдә Татарстанда “РИФ. Иннополис” исеме белән танылып килүче Россия Интернет Форумы һәм Россиядә компьютерлар өчен операция системасын эшләүче белгечләрнең “OS DAY–2016” конференциясе узачак.



793d63860c6b0b3f124e74febbe08f6d_L
Башка шундый форумнардан аермалы буларак, “РИФ. Иннополис”та катнашу түләүсез. Ул Иннополис шәһәрендә икенче тапкыр оештырыла, һәм быел да Россиядә XXI гасырда төзелгән өр-яңа шәһәрнең туган көне белән бер көндә үткәрелә.
Россия Интернет Форумын оештыручылар – Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе, Интернетны үстерү институты, “Интернет-технологияләр үзәге” төбәк иҗтимагый оешмасы, программа тәэминаты һәм мәгълүмати системалар эшләүче “DZ Systems” компанияләр төркеме, “Postgres Professional” компаниясе. Шулай ук Иннополис шәһәре мэриясе, Россиянең Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы, Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы да ярдәм күрсәтә. Узган елгы форумда Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән интернет-технологияләр, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәт куючы 1400 белгеч катнашкан иде.
Форумның максаты – яңа цифрлы икътисадны колач җәйдерү өчен интернет-тармакны һәм интернет-технологияләре үстерүгә тәкъдимнәр туплау, тәҗрибә уртаклашу, үзара элемтәләр урнаштыру. Бу өлкәдә законнарны камилләштерү, салым ташламаларын тәкъдим итү, үзебездә җитештерелгән IТ-технологияләрне чит илләргә сатарга булышу, профессиональ осталыкны арттыру, кадрлар әзерләү кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.
Ирекле куллануга юнәлдерелгән PostgreSQL мөмкинлекләр базасы белән идарә итү системасын эшләүче “Postgres Professional” Россия компаниясенә нигез салучыларның берсе, оешманың генераль директор урынбасары Иван Панченко быел “OS DAY–2016” конференциясенең темасы “Үзебезнең система – үзебезнең процессор” дип билгеләнүен хәбәр итә. Анда Россиядә программа тәэминаты һәм микроэлектроника җитештерүчеләр компьютерлар өчен процессор җиһазларын тулысынча үз илебездә эшләү һәм җитештерү мөмкинлекләре турында фикер алышырга җыена.
Иннополис шәһәрендә ике көнгә исәпләнгән форум кысаларында исә берьюлы өч залда барачак 30дан артык секция, “түгәрәк өстәл”ләр һәм мастер-классларда Рунетны үстерү, Интернетта һәм Интернет ярдәмендә эшкуарлыкны үстерү турында сөйләшерләр дип көтелә.
– РИФ форумы Иннополис шәһәре өчен мөһим вакыйга – ул бирегә яңа белгечләр җәлеп итәргә, төрле компанияләрне Иннополис белән кызыксындырырга, гомумән, Иннополис һәм аның мөмкинлекләре турында бөтен дөньяга хәбәр таратырга, Иннополисның дәрәҗәсен ныгытырга ярдәм итәчәк, – ди Иннополис шәһәре мэрыЕгор Иванов.
Форумның 9 июньдә бәйрәм ителүче Шәһәр көненә –  Иннополис туган көнгә туры китерелүе дә әһәмиятле. Россиядә IТ-технологияләр өлкәсендә алдынгы компания һәм белгечләрне бер мәйданга җыючы әлеге форум шәһәр тормышының аерылгысыз өлеше булып, киләчәктә дә ел саен биредә оештырылыр дип өметләнелә.
– Фатирлар, мәктәп, балалар бакчалары, спорт объектлары, университет, эшлекле офислар төзелеп куелган Иннополиста бүгенге көндә 1900 кеше яши, аларның 400е – IТ-технология белгечләре. Иннополис резиденты буларак 15 компания эшли, әле күптән түгел тагын 5 компаниягә ризалык бирелде. Заманча университетта 300 студент белем ала, быел янә 275 студент укырга керәчәк. Шәһәрнең инфраструктурасы 5 мең кешене кабул итәргә әзер, нәтиҗәле эшчәнлеккә ирешергә теләсәк, безгә мөмкин кадәр тизрәк һәм күбрәк белгечләр җәлеп итәргә кирәк, – ди Егор Иванов.
Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе директоры Сергей Плуготаренко ассызыклаганча, Иннополиста хөкем сөргән рух монда килүчеләрне яңа казанышларга этәрмичә калмас. “Без беренче форумга әзерләнгәндә Мәскәүдән белгечләрне ничек чакырып китерербез дип борчылган идек. Ләкин каяндыр ишетеп түгел, ә монда барысын да килеп күргән кешенең инде 2-3 сәгатьтән күзләре яна башлый. Бүгенге көндә Россиядә эчке тулаем продукт күләменең 2,3 проценты интернет-бизнеска туры килә. Әмма хәзер “Интернет+” дигән система да гамәлгә керә, ягъни мәгариф, медицина, җитештерү, күңел ачу булсынмы, ягъни һәр тармакның үсешенә интернет нык йогынты ясый. Бу форум Иннополис үрнәгендә дәүләткә социаль өлкәне дә, икътисадны да интернеттан башка үстереп булмавын аңлатырга җай бирә”, – ди Сергей Плуготаренко.
“Интернет-технологияләр үзәге” төбәк иҗтимагый оешмасы директоры Сергей Гребенников Россиядә мәгълүмати технологияләрне үстерү хәзер дәүләт җитәкчесе дәрәҗәсендә яклау табуын, бөтен тармакларга да югары технологияләрне кертү бурычы куелуын искәртеп, үзе җитәкләгән оешма һәм Россиянең җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белән берлектә уздырган тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштыра.
– Без Россия төбәкләрендә халыкның цифрлы технологияләрне кулланышын тикшердек. 10 баллы шкала буенча бәяләгәндә, белемлелек, кулланылыш, куркынычсызлык кебек күрсәткечләрне исәпкә алып, Россия күләмендә уртача бу күрсәткеч 4,79 баллны тәшкил итә. 15 миллион кеше гомер иткән Идел буе федераль округында ул аеруча түбән – 3,3 балл. Иннополис кебек мәгълүмати технологияләр шәһәре сафка бастырылуы Россиядә мәгълүмати технологияләр кулланылышын арттырырга этәргеч бирәчәгенә ышаныч туа. Татарстан мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем бирү буенча Идел буе федераль округында инде беренче урында тора, – ди Сергей Гребенников.
Шунысын хәбәр итәргә кирәк: 2 июньдә “Postgres Professional” компаниясе Иннополиска күчү турындагы карарын игълан итте. Шул хакта ниятләр турындагы беркетмәне“Postgres Professional” генераль директор урынбасары Иван Панченко белән Иннополис мэры Егор Иванов имзалады. “Без Мәскәүдәге баш оешмабызны Иннополиска күчерергә телибез. Мондагы мөмкинлекләр кызыктыра, шәһәр дә экологик яктан чиста, матур, тыныч урында урнашкан. Университет гөрли, димәк, үзебезгә кадлар әзерли алачакбыз. Төбәкләрдән талантлы яшьләр Мәскәүгә, Санкт-Петербургка һәм, аңлашыла, аннан инде чит илләргә китү җаен эзләмәсен өчен аларга җирлектә җитди проектлар тәкъдим итәргә кирәк. Иннополис университеты һәм Россиянең башка уку йортлары өчен мәгълүмати технологияләр буенча аерым укыту курслары программасын да төзергә килешүебез бар”, – дип якын киләчәккә планнар белән уртаклашты Иван Панченко.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар