Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Икътисади үсеш министрлыгында уңыш аркасында дефляция булыр дип көтәләр

Россия Икътисади үсеш министрлыгында август аенда уңыш аркасында 0,1 процент күләмендә дефляция булыр дип көтәләр. Бу хакта «Известия» газетасы яза.Ведомство аналитиклары фикеренчә, ел башында өстәмә...

Россия Икътисади үсеш министрлыгында август аенда уңыш аркасында 0,1 процент күләмендә дефляция булыр дип көтәләр. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Ведомство аналитиклары фикеренчә, ел башында өстәмә кыйммәткә салымның 2 процентка артуы йогынты ясауга да карамастан, җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясенең сезонлы арзанаюы куллану бәяләре индексында чагылыш табачак.
Әмма экспертлар мондый сценарийның чынбарлыкка туры килүенә шикләнә. Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты белгечләре исә якындагы ярты елда инфляция дәрәҗәсе 4-6,5 процентка җитәчәк дип белдерә.
Аерым алганда, россиялеләрнең куллану кәрзинендәге импорт товарларының өлеше (ул гомуми күләмнең өчтән беренә тигез) дефляция ихтималын киметә. Чит ил продуктлары милли валюта курсы түбәнәйгән очракта кыйммәтләнә.
Икътисади үсеш министрлыгында узган елда да август аенда дефляция булыр дип фаразлаганнар иде. Әмма ул чагында куллану бәяләре үзгәрешсез калды.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы апрель аенда Россиядә еллык инфляциянең бераз кимүе хакында хәбәр иткән иде.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/14/186211/

Комментарийлар