Логотип «Мәйдан» журналы

“Россия Иҗтимагый телевидениесы” төбәк телекомпанияләренә үз эфир вакытын бирәчәк

Аналоглы телевидениене өзгәннән соң, төбәк телекомпанияләре “Россия Иҗтимагый телевидениесы” (ОТР) эфир вакытын куллана ала. Бу турыда Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министр...

Аналоглы телевидениене өзгәннән соң, төбәк телекомпанияләре “Россия Иҗтимагый телевидениесы” (ОТР) эфир вакытын куллана ала. Бу турыда Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегиясе утырышында әйтте.
“Россия Иҗтимагый телевидениесы” төбәк телекомпанияләренә үз эфир вакытын бирәчәк
“Бүген “Россия Иҗтимагый телевидениесы” сеткасына ике өземтә кертү мөмкинлекләрен өйрәнү буенча эш алып барыла. 21 нче төймәгә бәйгене откан төбәк компанияләренә 8-10 сәгатьләрдә һәм 15-19 сәгатьләрдә ике тайм-слот тәкъдим итү планлаштырыла”, - диде Алексей Волин Казандагы утырышта.
Төбәк компанияләренә тапшырулар күрсәтү мөмкинлеге бушлай булачагын искәртте. “Россия Иҗтимагый телевидениесы” чыгымнарын түләргә кирәк булачак», – диде министр урынбасары.
Фото: Михаил Захаров

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/30/179883/

Комментарийлар