Логотип «Мәйдан» журналы

Россия һәм Япония компанияләре Миңнеханов катнашында инвестицион ассоциация булдырды

Pulsar VC Россия венчур фонды, SAMI Россия-Япония консалтинг компаниясе һәм Skylight consulting япон компаниясе - Япония - Россия технологик компанияләр һәм инвесторлар ассоциациясен төзү турындагы ме...

Pulsar VC Россия венчур фонды, SAMI Россия-Япония консалтинг компаниясе һәм Skylight consulting япон компаниясе - Япония - Россия технологик компанияләр һәм инвесторлар ассоциациясен төзү турындагы меморандумга кул куйдылар. Имзалау Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Япониянең Россиядәге илчелеге киңәшчесе Масафуми Оки катнашында узды.
Россия һәм Япония компанияләре Миңнеханов катнашында инвестицион ассоциация булдырды<br>
«Ассоциация стартаплар һәм инвесторларга яңа базарларга чыгуда ярдәм итүдә, шулай ук Россия һәм Япония арасында технологияләр трансферы белән шөгыльләнәчәк», - дип билгеләп үттеләр Pulsar VC компаниясе матбугат хезмәтендә.
Килешү шулай ук Россия һәм Япония компанияләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен төзүне һәм хуплауны күздә тота, ике илнең дә икътисади өстенлекләре турында мәгълүмат биреләчәк.
Меморандумның төп максаты - технологияләр һәм киләчәк инвестицияләр өлкәсендә нәтиҗәле бизнес-бурычлар булдыру, стартаплар булдыру өчен нигезне ныгыту һәм Россия белән Япония арасындагы мөнәсәбәтләрнең зур спектрында хезмәттәшлекне арттыру.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184333/

Комментарийлар