Россия һәм Төркия профессиональ машина йөртүчеләр өчен визаларны гамәлдән чыгарырга җыена
Россия һәм Төркия виза режимын киләчәктә либеральләштерергә һәм якын арада профессиональ машина йөртүчеләр өчен визаларны гамәлдән чыгару мәсьәләсен хәл итәргә ниятли. Бу хакта Россия Президенты Влади...
Россия һәм Төркия виза режимын киләчәктә либеральләштерергә һәм якын арада профессиональ машина йөртүчеләр өчен визаларны гамәлдән чыгару мәсьәләсен хәл итәргә ниятли. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән сөйләшүләрдән соң әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
"Без үзара виза режимын либеральләштерү буенча эзлекле эш алып барырга ниятлибез. Аерым алганда, якын арада профессиональ машина йөртүчеләр өчен визаларны гамәлдән чыгару мәсьәләсе хәл ителәчәк", - диде ул.
Путин билгеләп үткәнчә, яклар зур йөк транспорты йөртүчеләр өчен визаны гамәлдән чыгару турында карар кабул итәргә тиеш. "Без асылда килештек - Төркиядә хезмәт паспортларының барлык хуҗалары визасыз режимнан файдаланачак. Ә Төркия кагыйдәләре буенча мондый паспорт хуҗалары Россиядәгегә караганда өч тапкырга күбрәк", - дип билгеләп үтте Россия дәүләте башлыгы.
Путин сүзләренчә,"Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең характерлы үзенчәлеге - туристик алмашуларның югары дәрәҗәсе".
"Курортларга гына түгел, ә күпсанлы тарихи һәм мәдәни истәлекле урыннарга да йөри торган Россия туристлары арасында Төркия популярлык казана", - диде Россия Президенты. Ул искәрткәнчә, былтыр Төркиядә 6 млн чамасы россияле булган. "Мәскәү Төркия хакимиятенең Россия халкының иминлегенә игътибар бирүен югары бәяли", - диде Путин.
"Фән, мәгариф, туризм өлкәсендәге элемтәләр безнең илләр арасында ышаныч һәм үзара аңлашу атмосферасын формалаштыруга ярдәм итте һәм итә", - дип өстәде Путин. Шуңа бәйле рәвештә ул Россия һәм Төркия мәдәният һәм туризм елын үзара уздыруның әһәмиятен билгеләп үтте. Чара 8 апрельдә Зур театрда "Троя " операсын күрсәтү белән ачылды.
Комментарийлар