Логотип «Мәйдан» журналы

Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре визасыз режим турында килешүгә кул куйды

Казанда Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Әмирлек-Россия хөкүмәтара комиссиясенең пленар утырышы үткәрелде.  Фото: http://tatarstan.ruАнда Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасы...

Казанда Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Әмирлек-Россия хөкүмәтара комиссиясенең пленар утырышы үткәрелде. 
print_4047927_3079980 Фото: http://tatarstan.ru
Анда Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында үзара визаларны бетерү турында килешү имзаланды. Утырышның рәисе булган РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белдерүенчә, визасыз режим ике арадагы эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм ике ил арасында туристлар агымын арттыруга өстәмә уңай шартлар тудыра. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Тышкы эшләр министры, Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян булды. Соңрак ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Ул БГӘ вәкилләре белән аралашканнан соң, Татарстанда хәләл тормыш рәвешен алга җибәрү һәм үстерү турында карар кабул ителде дип ассызыклады. Әлеге мәсьәлә буенча хәзерге вакытта Дубайның ислам икътисадын үстерү үзәге белән актив эш алып барыла. Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян Россия һәм БГӘ арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең ныгуында Татарстанның зур роль уйнавын әйтеп үтте.
 
 

Комментарийлар