Логотип «Мәйдан» журналы

Россия галимнәре рактан саклаучы ботка һәм печенье уйлап тапканнар

Яңа ризыкларда онкологик авыруларны кисәтүдә ярдәм итүче кушылмалар бар.Россия галимнәре гормоннар тайпылышыннан килеп чыгучы яман шешне кисәтүче ризыклар әзерләгән. Бу - мюсли батоны, солы печеньесы...

Яңа ризыкларда онкологик авыруларны кисәтүдә ярдәм итүче кушылмалар бар.
Россия галимнәре гормоннар тайпылышыннан килеп чыгучы яман шешне кисәтүче ризыклар әзерләгән. Бу - мюсли батоны, солы печеньесы һәм тиз әзерләнә торган ботка, дип хәбәр итә "Известия" басмасы.
Бу авыруны кисәтүче ризыкларда биологик актив биойод, селен һәм ликопин бар. Алар антиоксидант буларак рак авыруы килеп чыгу ихтималын киметә.  Галимнәр белдерүенчә, хәзерге вакытта базарда онкологик чирләрне кисәтүче ризыклар юк. Әлеге яңа ачыш дару урынына ризыклар куллану мөмкинлеге тудыра.
 
Фото: РИА «Новости» /Кирилл Каллиников.
 

Комментарийлар