Россия эстрадасы йолдызлары Казан марафонында катнашачак
Быел Казан марафоны СПИД/ВИЧ-инфекциясенә каршы профилактикага багышлана. 42,2 км, 21,1 км, 10 км һәм 3 км озынлыктагы дистанцияләргә йөгереш старты “Казан Арена” стадионы янында 15 майга билгеләнгән....
Быел Казан марафоны СПИД/ВИЧ-инфекциясенә каршы профилактикага багышлана. 42,2 км, 21,1 км, 10 км һәм 3 км озынлыктагы дистанцияләргә йөгереш старты “Казан Арена” стадионы янында 15 майга билгеләнгән. Казан марафонында “Голос” проекты катнашучысы Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина катнашачак.
Марафонны оештыручылар хәбәр иткәнчә, гомумән алганда, дистанциягә Россия эстрада һәм спорт йолдызлары чыгачак: Вера Брежнева, Баста, Стас Пьеха, Бату Хасиков. Моннан кала, йөгерешкә РФ Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко да чыга.
Казан марафонында катнашу өчен биредәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.

Комментарийлар