Логотип «Мәйдан» журналы

"Туган тел мәҗбүри калырга тиеш, ә нинди телне өйрәнүне һәр кеше үзе хәл итәргә тиеш"

"Безнең тәкъдимнәр ишетелде. Туган телләр факультатив булып түгел, мәҗбүри калырга тиеш дигән фикеребезне исәпкә алдылар. Туган тел мәҗбүри калырга тиеш, ә нинди телне өйрәнүне һәр кеше үзе хәл итәргә...

"Безнең тәкъдимнәр ишетелде. Туган телләр факультатив булып түгел, мәҗбүри калырга тиеш дигән фикеребезне исәпкә алдылар.
Туган тел мәҗбүри калырга тиеш, ә нинди телне өйрәнүне һәр кеше үзе хәл итәргә тиеш", дип белдерде Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова 26 июль көнне үткәрелгән брифингта.
Шул ук вакытта ул республикаларның дәүләт телләрен укыту турында сорауга җавап бирергә кыенсынды. Бу сорау ФГОСлардан тора, аларны карарга кирәк, диде Галимова. Федераль стандартларны әзерләүне Россия мәгариф министрлыгы башкара, Татарстаннан сайланган Россия думасы депутатлары исә милли телләрне укыту концепциясен булдыру эшендә катнашырга мөмкин, ди ул.
Рәсми Казан татар телен укыту, методикалар, укытучыларны әзерләү мәсьәләсендә актив эш алып бара, дип белдерде Татарстан президенты вәкиле.
25 июль көнне Россия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны өченче (соңгы) укылышта кабул итте. Канунга ярашлы, татар телен укыту мәҗбүри булмаячак. Туган тел фәне мәҗбүри булган уку планнары булачак, туган тел буларак урыс телен дә сайлап булачак.
 
https://www.azatliq.org/

Комментарийлар