Логотип «Мәйдан» журналы

Россия АЗСларында зур күләмдә ягулыкны машиналарга салып бетермәүләре ачыкланган

Россия Автомобильчеләр федерациясе тикшеренүләр уздырган һәм илдәге АЗСларның 76 проценты автомобильчеләрне алдый дигән нәтиҗәгә килгән. Россия Автомобильчеләр федерациясе ачыклавынча, АЗС челтәр...

Россия Автомобильчеләр федерациясе тикшеренүләр уздырган һәм илдәге АЗСларның 76 проценты автомобильчеләрне алдый дигән нәтиҗәгә килгән.
 
Россия Автомобильчеләр федерациясе ачыклавынча, АЗС челтәрләре түләнгән бензинның уртача 5 процентын салып җиткерми. Ә түләнгән һәм чынлыкта салынган бензинда иң зур аерма очраклары федераль һәм региональ ягулык салу станцияләре челтәрләрендә. Бу күрсәткеч 19 процентны тәшкил иткән. Шулай да әлеге АЗСларның исемнәре күрсәтелми.
Ягулыкны түләнгәнгә караганда азрак салу нәтиҗәсендә, бензинның бәясе чынлыкта литрына 55 сум килеп чыга, дип саный Россия Автомобильчеләр федерациясе.
 
Фото: https://pixabay.com
 

Комментарийлар