Логотип «Мәйдан» журналы

“Россия 1 – Татарстан” каналында татарча тапшыруларның вакыты артачак

4 марттан ДТРК “Татарстан” “Россия 1” каналында яңа тапшырулар челтәренә чыга. Бу хакта компаниянең директоры Фирдүс Гыймалтдинов әйтте.Үзгәрешләр аркасында татар телле тапшырулар артачак. “Әгәр элек...

4 марттан ДТРК “Татарстан” “Россия 1” каналында яңа тапшырулар челтәренә чыга. Бу хакта компаниянең директоры Фирдүс Гыймалтдинов әйтте.
“Россия 1 – Татарстан” каналында татарча тапшыруларның вакыты артачак<br>
Үзгәрешләр аркасында татар телле тапшырулар артачак. “Әгәр элек татар телендәге тематик программалар бары тик җомга һәм өлешчә пәнҗешәмбе көннәрендә генә чыкса, хәзер без дүшәмбедән җомгага кадәр, һәр көн саен бер сәгать дәвамында бары тик татарча гына сөйләшәчәкбез”, - диде ул.
Көн саен иртәнге 9 сәгатьтә “Россия 1” каналында Чулпан Әмири һәм Батыр Харисов белән “Яңалыклар” тапшыруы чыгачак. 9:30 сәгатьтә яңалыкларны “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруы алыштырачак. Яңалыклар мөһим вакыйгалар палитрасы булса, аннан соң була торган ярты сәгатьлек тапшыру – туры эфир студиясенә чакырылган кунаклар белән күңел ачу. Алар белән мавыктыргыч әңгәмәне тамашачылар яратып өлгергән алып баручылар Эльза Әхмәтҗанова, Фәннур Хәсәнов, Эльмира Нуруллина, Идел Кыямов алып барачак.
“Узган елда татар телендә йөз сәгатьтән артык тапшыру эшләдек. Ә быел, хәтта яңа челтәргә март аенда гына күчүне исәпкә алсак та, бу күләм ике тапкырга артачак һәм 200 сәгать булачак. Бу республиканың татар телле телетамашачылары өчен зур бүләк, ә безнең өчен зур җаваплылык”, - диде Фирдүс Гыймалтдинов.
Фото: ГТРК «Татарстан»

Комментарийлар