Логотип «Мәйдан» журналы

Россия китап берлеге «Иң күп китап укучы төбәк – 2023» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясады

Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе Сезнең белән мөһим һәм шатлыклы яңалык белән уртаклашырга ашыга!

1 ноябрьдә Россия китап берлеге РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән оештырылган «Иң күп китап укучы төбәк» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясады. Татарстан Республикасы конкурста җиңүче һәм «Россиянең әдәби флагманы» дип игълан ителде. Җиңү нәтиҗәсендә 2024 елда Татарстан шулай ук форум фестивален оештыру мөмкинлеген алды.

Республикага җиңүне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе гамәлгә ашыра торган «Күчмә китапханә» проект алып килде. Проект күп санлы акцияләрне, язучылар белән очрашуларны, төрле балалар учреждениеләрендә һәм шәһәр киңлекләрендә яшь укучыларга китаплар бирүне үз эченә ала. Күчмә китапханә чараларына 165 меңнән артык укучы җәлеп ителгән. Безнең төбәктә укуның яңа дәрәҗәгә чыгуы һәм зуррак масштаб алуы белән горурланабыз.

30 ноябрьдә Мәскәүдә «Россиянең мәдәни картасы: үсеш механизмнары» конференциясе узачак, анда безнең төбәк вәкилләре Проектның доклады һәм презентацияләре белән чыгыш ясаячак. Презентациядә Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләренең социаль челтәрләрендәге вакыйгаларны яктыртучы слайд булачак.

 

Галерея

Комментарийлар