Логотип «Мәйдан» журналы

Россельхознадзор Абхазиядән җиләк-җимеш һәм чикләвек кертүне тыйды

Россельхознадзор Абхазиядән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр кертүне тыйды. Бу хактагы карар 2 апрельдән үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә "Известия". «Известия» язуынча, моның сәбәбе – Абхазия террито...

Россельхознадзор Абхазиядән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр кертүне тыйды. Бу хактагы карар 2 апрельдән үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә "Известия".
 
«Известия» язуынча, моның сәбәбе – Абхазия территориясендә көрән төстәге кандаланың киң таралуы.
«Россельхознадзор быелның 2 апреленнән Абхазиядән Россиягә, күп тапкыр кулланыла торган әрҗә һәм агач-төрү материалларын да исәпкә алып, үсемлекчелек продукциясен кертүне вакытлыча чикләде», - диелә Россельхознадзор сайтында.
Көрән кандала җиләк-җимеш культураларын юк итә. 2017 елда алар Абхазиядә фундук чикләвеге уңышының – 70, мандарин уңышының 50 проценттан артыгын юкка чыгарган.
 
 
http://www.tatar-inform.tatar

Комментарийлар