Логотип «Мәйдан» журналы

Роспотребнадзор вәкиле яңа чикләү чаралары нинди очракта кертеләчәген әйтте

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны эпидемиологик бусагадан кискен арткан очракта, чикләү чаралары кертеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясен...



Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны эпидемиологик бусагадан кискен арткан очракта, чикләү чаралары кертеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.


703a4643%2b%281%29%5b1%5d


«Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны эпидемиологик бусагадан 60 проценттан һәм аннан да артса, бу вакытта кирәкле чикләү чараларын кертү һәм авырулар санын киметү өчен ул шактый югары булачак», — дип аңлатты спикер.




Авдонина сүзләренә караганда, республикада соңгы елларда гриппка каршы ясалган вакцинация күләме эпидемиологик бусагадан артуны минимумга җиткерергә мөмкинлек биргән.




Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда гриппка каршы массакүләм вакцинация укытучылардан башланачак, дип хәбәр иткән иде.


 
Фото: Солтан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/health/25-08-2020/rospotrebnadzor-v-kile-ya-a-chikl-charalary-nindi-ochrakta-kertel-ch-gen-ytte-5766041

Комментарийлар