Логотип «Мәйдан» журналы

Роспотребнадзор Татарстанда битлек режимын бетерү тәкъдимен карый

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенә Казан шәһәре думасы депутаты Михаил Кузнецов республикада битле...

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенә Казан шәһәре думасы депутаты Михаил Кузнецов республикада битлек режимын гамәлдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән.
Депутат Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинага шундый тәкъдим белән чыккан. «Татар-информ»га бу мәгълүматны ведомство матбугат хезмәтендә расладылар.
«Мөрәҗәгать идарәгә агымдагы елның 15 мартында ясалды. Ул законлы срок кысаларында каралачак», — диделәр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Искәртик, бүгеннән Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарылды.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/health/15-03-2022/rospotrebnadzor-tatarstanda-bitlek-rezhimyn-beter-t-k-dimen-karyy-5851378

Комментарийлар