Логотип «Мәйдан» журналы

Роспотребнадзор санитария кагыйдәләренең яңа проектын эшли башлады

Роспотребнадзор белән бизнес вәкилләре җәмәгать туклануы буенча санитария-эпидемиология кагыйдәләренең һәм нормативларының (СанПиН) яңа проектын эшләячәк. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр ит...

Роспотребнадзор белән бизнес вәкилләре җәмәгать туклануы буенча санитария-эпидемиология кагыйдәләренең һәм нормативларының (СанПиН) яңа проектын эшләячәк. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу турыдагы карар Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәте җитәкчелеге Анна Попованың җәмәгать туклануын оештыручы вәкилләр белән киңәшмәдә кабул ителде.
Документ проекты ике якның да тәкъдимнәрен исәпкә алып өч көндә әзер булырга тиеш, диелгән хәбәрдә.

  • Җәмәгать туклануы оешмаларына, аларда азык продуктларын әзерләү һәм эшкәртүгә, азык-төлек чималына карата хәзерге санитария-эпидемиология таләпләре 2002 елның 1 февраленнән бирле гамәлдә. Соңгы үзгәрешләр 2016 елның 10 июнендә кертелгән.


 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/27/183370/

Комментарийлар