Логотип «Мәйдан» журналы

Роспотребнадзор мәктәпкә өйдән алып килгән ризыкка таләпләр турында аңлатма бирде

СанПиНның яңа редакциясенә белем бирү учреждениеләрендә балаларга өйдән алып килгән продуктлар кулланырга рөхсәт итми торган пункт кертелгән. фото: Илнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ Шул ук вакытта, ата-...

СанПиНның яңа редакциясенә белем бирү учреждениеләрендә балаларга өйдән алып килгән продуктлар кулланырга рөхсәт итми торган пункт кертелгән.



Россия. Казань. 01.09.2017 - Открытие многопрофильной школы №181 (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) фото: Илнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ

 Шул ук вакытта, ата-аналарның балага өстәмә ризык бирү яки рационны тулысынча алыштыру хокукы саклана. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Роспотребнадзорның матбугат хезмәт хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.



Моңа кадәр гаммәви мәгълүмат чараларында Роспотребнадзорның мәктәпкә өйдән ризык алып килүне тыячагы турында мәгълүмат дөнья күргән иде.
«СанПиНның яңа редакциясенә белем бирү учреждениеләрендә балаларга өйдән алып килгән продуктлар кулланырга рөхсәт итми торган пункт кертелгән. Биредә мәктәптә өйдән алып килгән продуктлардан ризык әзерләү турында сүз бара», - дип искәрттеләр ведомствода.
«Бу пункт ата-аналарның бала туклануы ысулын сайлауга кагылмый. Һичшиксез, алар балага өстәм ризык бирү яки аны тулсынча алыштыру хокукына ия. Документ бу очракларга кагылмый», — диләр Роспотребнадзорда.
«Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм Балачак унъеллыгы чаралары планы буенча, ведомство «Балаларның туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр»не раслау турындагы карар проектын әзерләгән. Документта төрле учреждениеләрдә балалар туклануын оештыру мәсьәләләре беренче тапкыр бердәм форматта бирелгән.
Әлеге документ буенча фикер алышулар үткәреләчәк, дип искәрттеләр ведомствода.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов




Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/11/178598/

Комментарийлар