Логотип «Мәйдан» журналы

Роспотребнадзор белгечләре яңа СанПиН проектын әзерләгән

Роспотребнадзор һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре белгечләре яңа СанПиНның документлар проектын һәм тәкъдимнәр әзерләгән. Бу хакта «Известия» газетасы яза.Роспотребнадзор белгечләре сүзләренчә, га...

Роспотребнадзор һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре белгечләре яңа СанПиНның документлар проектын һәм тәкъдимнәр әзерләгән. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Роспотребнадзор белгечләре сүзләренчә, гамәлдәге санитар кагыйдәләрне ике өлешкә (үтәү өчен мәҗбүри булган һәм методик тәкъдимнәр) бүләргә рөхсәт ителгән. Яңа документларда җитештерү технологияләре, файдаланыла торган чимал һәм җиһазларга заманча алымнар, шулай ук предприятиеләрдәге куркынычларны исәпкә алган нормалар күрсәтелгән.
«Методик тәкъдимнәргә сәламәтлеккә куркыныч тудырмый торган продукция әзерләү буенча технологик процессларны оештыру, бина һәм кирәк-яракларны эшкәртү, шулай ук персоналның шәхси гигиенасын үтәү шартларына карата таләпләр белән бәйле мәсьәләләр кергән», - диелә ведомство сайтында.
Хәзерге вакытта документлар хокукый экспертиза уза.
«Федераль яңалыклар агентлыгы» искәрткәнчә, СанПиНның гамәлдәге кагыйдәләре 2002 елның февралендә расланган, аларга соңгы үзгәрешләр 2016 елның июнендә кертелгән.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/02/183755/

Комментарийлар