Логотип «Мәйдан» журналы

Ромашка дәвасы

Дару буларак, ромашканың чәчәкләрен дезинфекцияләү, тир кудыру өчен файдаланалар, төнәтмәсен ашказаны-эчәк авыруларыннан, аллергиядән эчәләр.Ашказаны-эчәк авыруларын, бавыр һәм үт суы юллары авырулары...

Дару буларак, ромашканың чәчәкләрен дезинфекцияләү, тир кудыру өчен файдаланалар, төнәтмәсен ашказаны-эчәк авыруларыннан, аллергиядән эчәләр.
1963288
Ашказаны-эчәк авыруларын, бавыр һәм үт суы юллары авыруларын дәвалау өчен, 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы чәчәкләр исәбеннән төнәтмә әзерлиләр, сөзгәч, суытып, көнгә 3—4 тапкыр 1—2 аш кашыгыннан алып 1/3 стаканга кадәр эчәләр. Менструация килми торганда ромашка чәчәкләреннән, бөтнек яфракларыннан һәм валериан тамырыннан әзерләнгән төнәтмә эчәргә кушалар. 1 аш кашыгы әлеге җыелманы 1 стакан кайнап торган суда пешерәләр. Кайнар килеш көнгә 2—3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.
Халык медицинасында ромашка төнәтмәсен еш кына авыртуны басучы һәм тынычландыручы чара буларак кулланалар. Авыз эченең лайлалы тышчасы ялкынсынганда, ангиналар вакытында чайкау өчен дә кулланалар. Бу очракларда төнәтмә 1 стакан суга 20 г чәчәк һәм 4 г 6ор кислотасы кушып ясала. Күз кабаклары ялкынсынганда ромашка төнәтмәсе белән иртән һәм кичен күзне юалар. Тимрәү, җәрәхәт, тирән яра булганда, рентген нурлары белән нурланганда ромашка  төнәтмәсеннән ванна ясыйлар, бәйләвеч куялар. Бәрелгән-сугылганда, ревматизм һәм подагра нәтиҗәсендә буыннар авыртканда ромашка белән кайнар компресс куялар. Моның өчен 2—3 аш кашыгы чәчәкләрне боткасыман масса барлыкка килгәнчегә кадәр пешерәләр, аны кайнар килеш чиста тукымага салалар да авырткан урынга каплыйлар.
1,5 л суга 4 аш кашыгы ромашка чәчәге исәбеннән әзерләнгән кайнатма белән чәчләрне дә юарга мөмкин.

Комментарийлар