Роберт Миңнуллин Милли үсеш стратегиясен милләтпәрвәр шәхесләр төзергә тиеш дип исәпли
Татар халкының милли үсеш стратегиясен милләтпәрвәр шәхесләр төзергә тиеш. Җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь Роберт Миңнуллин шундый фикерен Бөтендөнья татар конгрессының пленар утырышында әйтте.«Бу Стра...
Татар халкының милли үсеш стратегиясен милләтпәрвәр шәхесләр төзергә тиеш.
Җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь Роберт Миңнуллин шундый фикерен Бөтендөнья татар конгрессының пленар утырышында әйтте.
«Бу Стратегияне төзер өчен белемле, тәрбияле, милләтпәрвәр шәхесләр кирәк. Без аларны тәрбияләгәнме? Шәхесләр юктан гына бар булмый. Аларны халык үзе тәрбияләргә тиеш», - диде Роберт Миңнуллин Нурлат районында узган чарада.
Аның сүзләренчә, татар халкы бу көнгәчә стратегиясез яшәгән һәм аны булдыру зарур.
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегендә төзелгән Татар халкының милли үсеш стратегиясе эскизы дүрт юнәлешне күз алдында тота: татар мохитен оештыру, мәгариф, мәдәният, мәгьлүмати мохит.
Комментарийлар