Логотип «Мәйдан» журналы

Ркаил Зәйдулла: Иң популяр балалар язучысының Тукай булуы – нормаль хәл түгел

Язучы Ркаил Зәйдулла фикеренчә, бүген балалар әдәбиятында иң популяр язучы – Габдулла Тукай. Бу хактагы фикерен ул “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә әйтте. Сөйләшү татар балалар әдәбияты проблема...

Язучы Ркаил Зәйдулла фикеренчә, бүген балалар әдәбиятында иң популяр язучы – Габдулла Тукай. Бу хактагы фикерен ул “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә әйтте. Сөйләшү татар балалар әдәбияты проблемаларына багышланды.
2560
“Бүгенгә кадәр иң популяр балалар язучысы, шагыйре – Габдулла Тукай. Бу, билгеле, нормаль хәл түгел. Ул бөек, сүз дә юк. Шүрәле дә, Су анасы да, кәҗә белән сарык та кызыклы образлар. Әмма аларга балалар кечкенәдән тартыла бит”, - ди ул.
Язучы фикеренчә, яхшы әсәрне язу гына җитми, аны таныта да белергә кирәк.
“Хикмәт шунда, хәзерге заманда, хәзерге вазгыятьтә без балалар өчен нәрсә язабыз, кемнәр яза, ничек язарга? Аннары ул әсәрне пиарлый да белергә кирәк. Гарри Поттер болай гына бөтен дөньяга танылмаган бит. Аңа бик күп көч куелган. Без бу яктан бик күпкә артта. Эшләгәнне дә күрсәтә белмибез”, - диде Ркаил Зәйдулла.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181759/

Комментарийлар