Логотип «Мәйдан» журналы

Ркаил Зәйдулла Берлек идарәсенә хатын-кыз язучыларны күп тәкъдим итүен ассызыклады

Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлегенең яңа идарә составын тәкъдим итте.Язучылар берлегенең яңа сайланган рәисе идарәгә нигездә халык язучыларын тәкъдим итте. Идарәгә шулай ук, Камил Кәримов, Рөс...

Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлегенең яңа идарә составын тәкъдим итте.rkail
Язучылар берлегенең яңа сайланган рәисе идарәгә нигездә халык язучыларын тәкъдим итте. Идарәгә шулай ук, Камил Кәримов, Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мәхәммәтшиннар кертелде.
«Мине хатын-кыз язучыларга хөрмәтсезлектә гаепләүчеләр бар. Күрәсез — мин идарәгә хатын-кызларны күп тәкъдим иттем», — диде Ркаил Зәйдулла.
Ул идарәгә Дания Заһидуллина, Луиза Янсуар, Илсөяр Иксанова, Лилия Гыйбадуллина, Нәбирә Гыйматдинова, Алена Кәримоваларны тәкъдим итте.
Кичә Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп күпчелек тавыш белән Ркаил Зәйдулла сайланды.
 

Фото: татар-информ


https://tatar-inform.tatar/news/letters/03-03-2021/rkail-z-ydulla-berlek-idar-sen-hatyn-kyz-yazuchylarny-k-p-t-k-dim-it-en-assyzyklady-5810400

 
 

Комментарийлар