Логотип «Мәйдан» журналы

Ркаил Зәйдулла: Балалар әдәбияты булсын өчен, балалар матбугатын тергезеп җибәрергә кирәк

Шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла бүгенге балалар матбугатының хәле шәптән түгел дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ”ның махсус проекты - татар балалар әдәбияты проблемаларына багыш...

Шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла бүгенге балалар матбугатының хәле шәптән түгел дигән фикердә. 
7560
Бу хакта ул “Татар-информ”ның махсус проекты - татар балалар әдәбияты проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлдә әйтте.
“Балалар әдәбияты булсын өчен, беренче чиратта балалар матбугаты кирәк. Үсмерләр өчен әдәбиятка һәрвакыт кытлык булды. Хәзер инде бөтенләй аяныч. Әле менә без үскәндә “Яшь Ленинчы” ул 1-4 сыйныфлар өчен булса, “Ялкын” үсмерләр аудиториясен ала иде. “Яшь Ленинчы” хәзер юк инде, ул “Сабантуй” дип атала. Ул газета да, журнал да түгел. “Ялкын” шулай ук. Мин аларның аермасын да сизмим”, - диде язучы.
Ркаил Зәйдулла фикеренчә, балалар һәм үсмерләр матбугаты бөтенләй бетерелде.
“Бүген ул журналларның тиражлары бик аз. Әмма бу әле татар телендә укучылар бетмәгән дигән сүз дә. Балалар матбугаты булмагач, балалар өчен язучыларның да мәйданы тарайды. Чөнки ихтыяҗ булмагач, язучы да язмый. Балалар һәм үсмерләр матбугатын тергезеп җибәрергә кирәк”, - диде Ркаил Зәйдулла.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/26/181647/

Комментарийлар