Логотип «Мәйдан» журналы

Ришатка, киләсе елга концерт белән килмә, дигәннәр

Үзе яшь, чибәрлеккә чибәр, искиткеч талантлы җырчы егет Ришат Төхвәтуллинны кемнең генә өйләндерәсе килми икән? Безнең халыкта шулай корылган, күрәсең, өйләнер яше җиткән буйдак егетләргә тынычлык юк...

Үзе яшь, чибәрлеккә чибәр, искиткеч талантлы җырчы егет Ришат Төхвәтуллинны кемнең генә өйләндерәсе килми икән? Безнең халыкта шулай корылган, күрәсең, өйләнер яше җиткән буйдак егетләргә тынычлык юк - һаман «өйлән дә өйлән» дип аптыраталар.




 
Шулай концерт барышында бер ханым сәхнәгә менеп Ришатка теләкләрен, үз фикерен җиткергән вакытта: «Өйләнмәсәң киләсе елга концертка килмә», дип тә өстәгән. Дөрес, гастрольләр барышында җырчы халкы тамашачыларыннан ниләр генә ишетмидер, артык аптырарлык әйбер юк кебек. Шунысы гаҗәп - җырчының әтисе дә улына: «Өйләнмәсәң, кайтып йөрмә», - дип әйтә икән. Ришат исә, нишләргә белми – Инстаграмдагы дусларыннан киңәш сорый.
 
 
Автор: А.Галимова

http://sahne.ru/kheberler/8890.html

Фото: Инстаграм @rishat_thv


Комментарийлар