Логотип «Мәйдан» журналы

Римзил Вәлиев татар халкының үсеш стратегиясенә ике тәкъдим кертте

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев татар халкының үсеш стратегиясенә ике тезис тәкъдим итте: 1) татарлар яшәгән һәр шәһәрдә, авылда татар җәмгыяте булырга тиеш; 2) татар кешесе үз милләттәше...

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев татар халкының үсеш стратегиясенә ике тезис тәкъдим итте: 1) татарлар яшәгән һәр шәһәрдә, авылда татар җәмгыяте булырга тиеш; 2) татар кешесе үз милләттәше белән бары татарча сөйләшергә тиеш. Бу тәкъдимнәрен ул “Автоном йөзү: Россия татарлары ике гасыр чигендә” китабын тәкъдим иткәндә яңгыратты.
Римзил Вәлиев татар халкының үсеш стратегиясенә ике тәкъдим кертте
“Татарлар яшәгән һәр авылда, шәһәрдә, районда татар җәмгыяте булсын. Аны ничек атарлар, ул кайсы оешмага керер – анысы икенче мәсьәлә. Ягъни, татар институтта укыймы, авылда, шәһәрдә, микрорайонда яшиме – һәр җирдә татарларның клубы, советы, җәмгыяте булсын”, - диде Римзил Вәлиев.
“Икенче теләгем - татар кешесе милләттәшен очрата икән, алар үзара татарча сөйләшсен иде. Шуннан да мөһимрәк стратегияне күз алдына китерү мөмкин түгел. Һәм татар кешесе үз баласы белән татарча сөйләшергә тиеш”, - дип тәкъдим итте журналист.
“Менә шундый гади генә әйберләр үтәлгәнме безнең?” – дип сорау куйды ул. “Без бит әле үзебезнең милли оешмаларыбызның кайда, күпме булганын, ничек эшләгәнен, ничек яшәгәнен дә белеп җиткерә алмыйбыз!” – дип искәртте җәмәгать эшлеклесе.

  • Римзил Вәлиев (1949) 1979 елдан бирле Казанда төрле гаммәви мәгълүмат чараларында корреспондент, баш мөхәррир булып эшләде, төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар өчен эшли торган “Дөнья” студиясен оештыручы, “Азатлык” радиосының Казан бюросы җитәкчесе (1995-2001), БТК башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары (1992-2002), Россия татарлары федераль милли-мәдәни автономиясе шурасы рәисе (2002-2007).



  • Татар халкының үсеш стратегиясе – татар халкының милли үзенчәлеген һәм бердәмлеген саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән, Татарстан Президенты кушуы буенча Бөтендөнья татар конгрессында әзерләнә торган программ документ. Ул татар җәмәгатьчелеге белән фикерләшеп төзелә. Стратегия быел 30 август, Татарстан Республикасы көнендә кабул ителәчәк дип ниятләнә.


Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/28/183491/

Комментарийлар