
Бу бәйрәмне Латвиянең “Идел” татар җәмгыяте белән “Башкорт корылтае” ватандашлар берләшмәсе берлектә үткәрде. Рига Думасының Мәдәният, мәгәриф һәм спорт департаменты проектларын тормышка ашыру кысаларында, Латвиянең милли-мәдәни оешмалар ассоциациясе бинасына дөнья әдәбиятында югары бәяләнгән татар шагыйрьләрен искә алу кичәсенә Балтыйк буенда гомер итүче татарлар һәм башкортлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә җыелды. Милләттәшләребез, әлбәттә, Тукай, Җәлил иҗаты белән яхшы таныш. Муса Җәлил Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар тарафыннан бу якларда Даугавпилс шәһәрендәге борынгы кирмән эчендә корылган концлагерьда ябылып тотылуын да беләләр.
Төрле чорларда яшәп иҗат иткән Тукай һәм Җәлилнең әдәби мирасы, бүген бөтен дөнья буенча сибелеп гомер кичергән халкыбызның рухи хәзинәсен тәшкил итә. Күпме вакытлар узуга карамастан, әле дә аларның шигырьләре үзенең актуальлеген югалтмый. “Идел” җәмгыяте оештырган кичәдә Ригада яшәүче татар теле укытучысы һәм шагыйрә Гөлфия Хурамшинага Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена чыгарылган истәлекле медале бүләк итеп тапшырылды. Гөлфия ханым исә Муса Җәлилгә багышлап язган шигырьләрен укыды.
Комментарийлар