Логотип «Мәйдан» журналы

РФ Хөкүмәте инвалид-балаларны дару белән тәэмин итү өчен Татарстанга миллиард сумга якын акча бирде

РФ Хөкүмәте инвалид-балаларны дару, медицина эшләнмәләре һәм махсуслаштырылган дәвалау туклануы продуктлары белән тәэмин итү өчен төбәкләргә каралган субвенция күләмен 1,442 млрд. сумга арттырды.Хәзер...





РФ Хөкүмәте инвалид-балаларны дару, медицина эшләнмәләре һәм махсуслаштырылган дәвалау туклануы продуктлары белән тәэмин итү өчен төбәкләргә каралган субвенция күләмен 1,442 млрд. сумга арттырды.



329af44c1a13f9c24325082f880bc77a


Хәзер әлеге акча күләме 32,096 млрд. сумга җитте.  2016 елда Татарстанга әлеге максатларда федераль бюджеттан 986 миллион сум акча бүленә. Шул хактагы карар Россия Хөкүмәте сайтында пәйда булды.
Документта әйтелгәнчә, субвенция күләме арту 2016 елның беренче кварталында дәүләт социаль ярдәменә хокукы булганнар федераль регистрына 190,2 мең кеше өстәлү белән бәйләп аңлатыла. Хәзер илдә андыйлар саны 3560262 кеше булган.


 

Комментарийлар