РФ президенты керткән яңа канун проекты түрәләрне ришвәт алудан биздерерме?
Владимир Путин Дәүләт Думасына түрәләрне ришвәт алудан һәм казна белән үз кесәләрен бутаудан биздерә торган 3 канун проекты керткән.Моңарчы югары эшелоннардагы чиновникларның “таш капчык“ка ташлануын...
Владимир Путин Дәүләт Думасына түрәләрне ришвәт алудан һәм казна белән үз кесәләрен бутаудан биздерә торган 3 канун проекты керткән.
Моңарчы югары эшелоннардагы чиновникларның “таш капчык“ка ташлануын без җитәкчелек итүче төркемнәрнең үзара тарткалашы һәм көрәше билгесе итеп кенә карарга күнеккән идек.
Соңгы вакытларда мондый тарткалашлар ешаеп, тикшерү изоляторына ябылган һәм йорт тоткынлыгына эләккән бюрократларның саны үсеп китте. Гипертоник криз чиновникларның профессиональ чиренә әверелде, түрәлек итү куркыныч профессиягә әйләнә башлады. Эшендә абруйлы, гаиләсендә тәртипле булган шәхесләрнең прокуратура тарафыннан гаеп ягылып, йөзләре каралу чор символына әйләнә язды. Путин кануннары кабул ителеп (кабул итми кая барсыннар), гамәлдә кулланыла да башласа, дәүләт хезмәтенә керү “дедовщина” мыжлап торган армиягә озатылудан да яманрак булып тоела башламагае. Канун әвәләүчеләр Путин тәкъдимнәрен “тиңе булмаган” дип бәяләп өлгерделәр инде. Түрәләрнең бөтен сатып алулары катгый контроль астына алыначак. Хезмәт хакыңнан һәм керемнәреңнән ашып киткән бәядәге кыйммәтле мал сатып алдыңмы, рәхим итеп гаепләнүчеләр эскәмиясенә бас. Чиновникларны эштән китү дә коткармаячак. Моңарчы андый хәл юк иде. Лаеклы ялга китеп котылган түрәләр, элекке егет чакларын сагынып, мемуарлар яза, балык тотарга йөри, әшнәләр белән мунча кергәндә, анекдотлар сөйләп, кәефләрен күтәрү мөмкинлегенә кинәнәләр иде. Тикшерсә дә, аларны үз кул астындагы хезмәттәшләре генә тикшерә һәм бик сирәк очракта гына йорттагы чүп урамга чыгарыла иде. Хәзер алай булмаячак.
Эштән киттеңме, синең бөтен чыгымнарың турындагы мәгълүмат прокуратурага тапшырыла һәм прокуратура хезмәткәрләре калькулятор белән коралланып исәплиләр… Намуслы прокуратура хезмәткәрләрен табасы һәм аларны мул итеп түләнелергә мөмкин булган сул гонорарлардан биздерәсе генә кала. Федерация Советының Оборона һәм куркынычсызлык комитеты рәисе урынбасары Кондратьев та әнә: “Дәүләтнең һәрбер адымы намуссыз кешеләр тарафыннан өйрәнелә, алар шуышып чыгарга тишекләр эзлиләр”, – дип белдерә. Шик юк: эзләгән таба инде.
Түрә сатып алынган малы хезмәт хакына табылган икәнен раслый алмаса, милке дәүләт файдасына конфискацияләнә. Карак түрәләр, үчләнеп, кыйммәтле малны ватып ташласалар, бозсалар, аның бәясен хөкүмәт кесәсенә салырга туры киләчәк. Тегеләй дә ай, болай да вай… Мондый вазгыятьтә, дип саныйлар канун әвәләүчеләр, ришвәт алу теләге үзеннән-үзе юкка чыга. Коррупциягә каршы көрәшнең бу ысулы халыкара практикада күптән гамәлдә инде. Моңарчы Россия җитәкчелеге канунны алай кырысландырудан саклана иде. Чиновникларга: “Үз кешеләр – килешербез” дигән сигнал ташланды, “кул кулны юа, ике кул битне юа” дигән принцип бик мәгънәле дип табылды. “Коррупциягә каршы көрәш революцион вазгыять тудыра”, – дип рәсми рәвештә игълан итүдән дә курыкмадылар. Ришвәтчелек йомарламы, тәгәрәп төшә-төшә, шулкадәр үсте: ул инде бюджеты-ние белән бергә дәүләт хакимиятен үз астында калдырып, һәлак итү дәрәҗәсенә килеп җитте. Тышкы яктан санкцияләр боҗрасы кысылганда, ил эчендә чүп полигоннарыннан чәберчек йомырка исе шәһәр фатирларына бәреп кергәндә, технологик катастрофалар арифметик прогрессия белән үскәндә, дөньяның алтыдан бер өлеше “кара тишек“кә очар хәлгә килеп җиткәндә, түрәләр аппетитын йөгәнләми булмый инде. Югыйсә “калҗа“лар шулкадәр мавыктыргыч: намуслы гына булып күренгән, ыспай гына йөргән кешеләр тәкатьләрен тота алмый. Казна малына бер кулыңны суздыңмы, бүтән тыелып калу бик авыр инде ул. Бигрәк тә бернинди дә җәза көтелмәгәндә, әшнәлек мафиясе сине яклап-аралап калырга әзер булганда…
Россиядәге соңгы елларда урлашу күләмен искә төшерсәк, Путин кануннары эшли башлагач, федераль бюджетның акча астында каласы көннәре бар әле, дип юатыйк үзебезне. Законны гамәлгә ашырачак намуслы тикшерүчеләрне табарга, аларга ришвәткә каршы прививка ясарга гына кала. Шушы соңгы шарт үтәлсә, илдә салымнар киметеләчәк, безнең кебек фәкыйрь катлау алардан бөтенләй азат та ителәчәк дип өметләнәсе килә күңелнең. Бу законнар язгы кырау шикелле генә булып калмасын иде инде. Җәй башында суыткач, бөҗәкләр берара юкка чыга да, соңыннан яңадан котыралар бит. Ришвәтчеләр өчен дәвамлы кырау булсын иде бу.

Комментарийлар