Логотип «Мәйдан» журналы

Режиссер Марлен Хуциев вафат

Режиссер Марлен Хуциев бүген Мәскәүдә Боткинский хастаханәсендә вафат булган. Аңа 93 яшь иде. Бу турыда Россия Кинематографистлар берлегенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте."Марлен Мартынович бүге...

Режиссер Марлен Хуциев бүген Мәскәүдә Боткинский хастаханәсендә вафат булган. Аңа 93 яшь иде. Бу турыда Россия Кинематографистлар берлегенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.
Режиссер Марлен Хуциев вафат
"Марлен Мартынович бүген иртәнге җидедә Боткинский хастаханәсендә вафат булды", - дигән агентлык чыганагы.

  • Марлен Хуциев 1925 елда Тбилисида туган. 1952 елда ВГИКның режиссерлык факультетын тәмамлаган. 1959 елдан башлап Горький исемендәге киностудиядә, 1965 елдан "Мосфильм"да эшләгән. "Весна на Заречной улице" , "Два Федора", "Застава Ильича", "Послесловие", "Бесконечность" һәм башка танылган фильмнарны төшергән.


Фото: википедия/Dmitry Rozhkov

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/19/182885/

Комментарийлар