Логотип «Мәйдан» журналы

Режиссер Илшат Рәхимбай татар теленең киләчәге темасына видеороликлар төшерә

Казан федераль университетын тәмамлаган Илшат Рәхимбай – татар теленең, мәдәниятенең һәм милләт буларак татарларның киләчәге темасына видеороликлар төшерүче режиссер, сценарийлар авторы һәм продюсер.Б...

Казан федераль университетын тәмамлаган Илшат Рәхимбай – татар теленең, мәдәниятенең һәм милләт буларак татарларның киләчәге темасына видеороликлар төшерүче режиссер, сценарийлар авторы һәм продюсер.reximbaj
Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Гаилә» дип аталган беренче видеоны авторның «Инстаграм»ында 24 мең тапкырдан артык караганнар. «Татар гөнаһлары» видеороликлар циклына шулай ук «Мирас» һәм «Моң» дигән видеолар да кергән.
Автор сүзләренчә, аның эшләре – теге яки бу дәрәҗәдә һәр кешедә булган «татарлык», татар гөнаһлары темасына сөйләшергә омтылу.
Режиссер билгеләп үткәнчә, кеше белән җитди темаларга позитив кына түгел, негатив аша да әңгәмә корып була. Аның видеороликлары - «кешене чынбарлыкка кайтару максаты белән яңакка сугуның җиңел формасы. Нәкъ менә шул чагында кешедә хис-кичерешләр уяна, ул үткәннәрне искә төшерә һәм уйлана».
Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
 

Фото: Илшат Рәхимбай шәхси челтәреннән


https://tatar-inform.tatar/news/culture/19-01-2021/rezhisser-ilshat-r-himbay-tatar-telene-kil-ch-ge-temasyna-videoroliklar-t-sher-5799967

Комментарийлар