Әминә Миндияр элек татар йортларына ике керү ишеге булуын: хатын-кызлар һәм ирләрнең аерым ишекләрдән йөрүен әйтә. “Татар бистәсендә дә шундый йортлар булган. Мин Актерлар йортындагы залда ике ишек булуын файдаланырга уйлаган идем. Әмма бер генә администратор булгач, көйләнеп бетә алмады”, - ди ул.
Әминә Миндияр дини белем алган һәм ислам кануннары буенча яшәүче хатын-кыз буларак театрда ир кеше белән хатын-кызларны бер-берсенә кагылдырмый торган татар спектакльләре куярга хыяллана.
“Режиссерлыкка укый башлагач, үземә беренче курстан ук шарт куйдым: кызлар-егетләр кулга-кул тотынышмыйлар, кочаклашмыйлар - ярамый. Кызганычка каршы, әлегә булып чыкмый. Иншалла, киләчәктә уйлап чыгарырмын берәр форма, күзгә ташланмаслык итәрмен”, дигән иде “Татар-информ”га биргән интервьюсында.
- Яшь режиссер Д’әрт һәвәскәрләр труппасы проекты кысаларында “Чаткылар” документаль спектаклен чыгарды. Ул Фатыйх Әмирханның “Яшьләр”, Галиәсгар Камалның “Беренче театр” пьесаларына, Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев шигырьләренә һәм шул чор хатирәләренә нигезләнеп куелган.
Әминә Миндиярның тамашачы ир-атлар һәм хатын-кызларны аерып утырту идеясен зал мөмкинлек биргән очракта алга таба да кулланырга җыена. “Камал театрының Кече залында андый мөмкинлек юк. Әмма андый заллар бар. Шул чор спектакльләрен куйганда, моны кулланып булыр дип уйлыйм”, - ди ул.
Комментарийлар