Логотип «Мәйдан» журналы

Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин

Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин. Фото: Солтан ИсхаковЕл саен шул сәбәпле бик күп кеше, аеруча яшьләр үлә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татар...

Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин.
2999 Фото: Солтан Исхаков
Ел саен шул сәбәпле бик күп кеше, аеруча яшьләр үлә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгеч-наркологы, республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Резеда Хәева әйтте.
“Бүген эчкечелек көннән-көн тамырларын ныграк җәя бара. Таркалган гаиләләр, янгын һәм суицид очраклары, юл хәрәкәте фаҗигаләре һәммәсе шушы куркыныч авыру аркасында килеп чыга. Алкоголь беркемне дә кызганмый. Илдә эчкечелектән ел саен меңләгән кеше вафат була. Шунысы үкенечле: күпчелеге - яшүсмерләр. Бер кеше дә, эчә башлаганда, мин сәрхүш булам, дип уйламый. Бүген бер шешә, иртәгә тагын бер шешә – шулай түбәнлеккә төшәләр”, - ди ул.
Белгеч-нарколог диспансерга авыр хәлле пациентлар, бигрәк тә күп тапкыр башка клиникаларда дәваланып, "кодировать" ителеп озак вакыт савыга алмаган авыруларның еш мөрәҗәгать итүен әйтте. “Алкоголь һәм наркотик бәйлелектән дәвалау озак вакытлы процесс, аны тәҗрибә туплаган белгечләр генә нәтиҗәле башкара ала. Хәзер Казанда нинди генә дәвалау үзәкләре эшләми. Әгәр сезгә бер дәвалау сеансында наркомания һәм эчкечелектән дәваланырга тәкъдим итсәләр, андый буш вәгъдәләргә ышанмагыз, чөнки бу авырулардан берьюлы һәм тиз арада гына котылып булмый. Бер үк төрле кешеләр булмаган кебек, авырулар да бер үк төрле түгел. Нинди ысулны куллансаң уңышлы нәтиҗә бирәчәген, психологиягә кагылышлы комплекслы тикшеренүләргә таянып, белгечләр генә хәл итә ала”, - диде ул.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар