Логотип «Мәйдан» журналы

Рәссам Бакый Урманченың шигырьләр җыентыгы басылып чыгачак

Рәссам Бакый Урманченың шигырьләрен аерым җыентык итеп чыгарырга җыеналар.«Без Бакый Урманченың „Ибн Фазланның Болгарга килүен“ хезмәтенең күчермәсен аның төзәтмәләре, аңлатмалары һәм иллюстрацияләре...

Рәссам Бакый Урманченың шигырьләрен аерым җыентык итеп чыгарырга җыеналар.
«Без Бакый Урманченың „Ибн Фазланның Болгарга килүен“ хезмәтенең күчермәсен аның төзәтмәләре, аңлатмалары һәм иллюстрацияләре белән бастырып чыгарырга телибез. Шулай ук аның шигырьләрен дә китап итеп чыгару теләге бар. Алар гарәп графикасында да, татар һәм рус телләрендә булыр дип көтелә», — диде ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиевага бирелде.
Бүген, 23 февраль көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә скульптор, рәссам Бакый Урманченың 125 еллыгына багышланган очрашу булды.
Биредә олуг рәссамның төрле елларда иҗат ителгән картиналары белән беррәттән Бакый Урманченың шәхси архивында сакланган материаллар: мәкаләләр, шигырьләр, хатлар да урын алган. Алар бүген тамашачыга беренче тапкыр тәкъдим ителде. Хатыны Флора ханымга багышлап язылган шигырьләре дә бар.
Кичәгә рәссамнар, Бакый Урманченың замандашлары, дуслары һәм укучылары да килгән иде.
 

Автор: Ләйсән Рәхмәтуллина 


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/23-02-2022/r-ssam-bakyy-urmancheny-shigyrl-r-yentygy-basylyp-chygachak-5850014

Комментарийлар