
Ярыш ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР иҗтимагый "Сәләт" яшьләр фонды, "Сәләт" яшьләр үзәге дәүләт бюджет учреждениясе һәм "Таттелеком" акционерлык җәмгыяте тарафыннан узыдырыла.
Чара әдәбият өлкәсендә сәләтле балалар һәм яшьләрне билгеләү, аларның үсешләрендә практик ярдәм күрсәтү, әдәби мәдәният буенча бүгенге буында эстетик зәвыкъ тәрбияләү, замана балалар һәм яшьләр игътибарын татар әдәбиятына юнәлдерү, татар халкы өчен милли горурлык хисе уяту, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү һәм актив яшьләрне "Сәләт" проектлары белән таныштыру, катнашырга чакыру максатыннан уздырыла.
Ярышта 7-22 яшь аралыгындагы төрле уку йортларының сәләтле балалар һәм яшьләре катнаша ала.
Катнашучыларның осталыгын ТР Язучылар берлеге әгъзалары, танылган язучы һәм шагыйрьләр, журналистлар һәм мәдәният эшлеклеләре бәялиячәк.
Ярыш берничә этаптан тора. 17 апрель көнне, selet.biz сайтында гаризалар кабул итү кампаниясе туктатылачак. Аңардан соң портфолио һәм техник таләпләр буенча сайлап алу туры уздырылачак. 20 апрель көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.
Комментарийлар