Логотип «Мәйдан» журналы

Республикада хуҗалыклар cөтне нинди бәяләрдән сата?

 Татарстанның Тәтеш райондагы “Колос” агрофермасы ҖЧҖ республикада иң түбән бәядән сөт тапшыра. Әлеге хуҗалык Ульяновск каласына сөтнең литрын 22 сумнан сата. Бу исемлектә Арча районының “Северны...

 
Татарстанның Тәтеш райондагы “Колос” агрофермасы ҖЧҖ республикада иң түбән бәядән сөт тапшыра.
photo_100026
Әлеге хуҗалык Ульяновск каласына сөтнең литрын 22 сумнан сата. Бу исемлектә Арча районының “Северный” авыл хуҗалыгы оешмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә бар.
Биредә сөтне “Арча” ҖЧҖнә 22,86 сумнан бирәләр. Түбән Каманың “Кармалы” агрофермасы ҖЧҖ сөтне 23 сумнан “Инвестагро” ҖЧҖкә сата.
Сөткә иң югары бәя Әтнә районының “Шахтер” ҖЧҖдә күрсәтелгән. Алар “Просто молоко” ҖЧҖе филиалына сөтнең литрын 28,06 сумнан тапшыра. Алексеевск районының “Лебяжье” мегафермасы ҖЧҖ савылган сөтен 26,6 сумнан “Эдельвейс-М” акционерлык җәмгыятенә бирә. Апасның “Свияга” авыл хуҗалыгы оешмасы авыл хезмәтчәннәре сөтне “Зеленодольский МК” АҖга 26,2 сумнан сата.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 11 ноябрьгә булган мәгълүматларында бәяләр НДСсыз күрсәтелгән диелә.
“Шахтер” ҖЧҖ директоры Айназ Хәкимов сүзләренчә, бу бәя район күләмендә саклана. “Сөтнең беренче сортлысын нигездә 24 сумнан сатып алалар. Моңа тагын югары дәрәҗәдәге сөт өчен бәя, майлылык һәм аксымга түләүләр өстәлә һәм азаккы бәя чыга”, - диде директор.
P.S. Тәтеш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Хәкимов белдергәнчә, министрлыкка юлланылган мәгълүматларда хата киткән. 10 ноябрьдән алып “Колос” агрофермасы сөтне 24 сумнан тапшыра башлаган.

Чыганак: Татар-информ

Комментарийлар