Республикада мәктәпләрнең дүрттән бер өлеше яңа уку елына әзер түгел
Татарстанда яңа уку елы 1799 мәктәптә башланып китәр, дип планлаштырыла. 8 августта башланган ведомоствоара комиссияләр тикшерүләреннән соң, мәктәпләрнең 73 процентының гына укучыларны кабул итәргә әз...
Татарстанда яңа уку елы 1799 мәктәптә башланып китәр, дип планлаштырыла.
8 августта башланган ведомоствоара комиссияләр тикшерүләреннән соң, мәктәпләрнең 73 процентының гына укучыларны кабул итәргә әзер икәнлеге ачыкланды. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин хәбәр итте.
ТРның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов белдерүенчә, 2016 елның 1 сентябреннән Татарстан мәктәпләрендә 580 меңләп бала белем алачак, беренче сыйныфка 45,6 мең бала укырга керәчәк.
1 сентябрьдә республика буенча ике яңа гомуми белем бирү мәктәбе һәм бер балалар бакчасы ачыла. Татарстанда авария хәлендәге мәктәпләр юк.
2016 елда 148 гомуми белем бирү оешмасында капиталь ремонт үткәрелгән. Аларга Татарстан бюджетыннан 2 млрд 520 млн сум акча бүлеп бирелгән. Төзелеш-монтаж эшләре 97 процентка башкарылган. 64 гомуми белем бирү оешмасында һәм 8 махсус коррекция мәктәбендә эш тулысынча тәмамланган. Графиктан бераз гына Әлмәт, Азнакай, Алексеевск, Кама Тамагы, Чистай муниципаль районнары калыша. Урта-махсус мәгариф оешмаларында 671 млн сумлык капиталь ремонт эшләре бара. Аларда эш үтәлеше 91 процентны тәшкил итә.
Мониторинг 17 августка мәктәпләрнең ягулык сезонына 93 процент әзер булуларын күрсәтте. Эш тулысы белән 26 августка төгәлләнәчәк. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан 17 августка 1133 мәктәп кабул итүгә тәкъдим ителә, ягъни барлык белем бирү оешмаларының 80 проценты. Әзерлек турында акт 720 мәктәп буенча язылган. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре 287 мәктәп актын имзаламый, 283 мәктәп кабул итүгә әзер булуны белдерергә җыена. Татарстанда мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген кабул итү 25 августта төгәлләнә.
“Бүгенге көндә Татарстанда бары 73 процент мәктәп кенә кабул ителгән. Менделеевск районында бер генә мәктәп тә кабул ителмәгән. Чирмешән районында күрсәтмә бирелгән 50 проценттан 13е генә кабул ителгән. Актаныш районында 40 процент кабул ителгән. Сез кайчан эшләргә җыенасыз? Уку елы башланырга 10 көн вакыт калып бара, - дип тәнкыйть утына тотты Алексей Песошин. – Мин монда эш күрмим. Әгәр дә эш күренсә мин башкача сөйләшер идем. Менделеевск муниципалитеты белән ничек эш алып барырга җыенасыз – анда 20 мәктәп, кабул итүгә 5 тәкъдим ителә һәм нәтиҗә ноль?”
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары 1 сентябрьнең бик якын булуын әйтте һәм 25 августка барлык мәктәпләр әзер булырга тиешле бурыч куелганлыгын искә төшерде. Ул мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге турында һәр көнне Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзасы белән хисап төзергә кушты.

Комментарийлар